Азнакай балалар туу йортында аны 100 бала итеп теркәп куйдылар. Яңа туган баланың ата-анасына район башлыгы Шайдуллин Марсель Зөфәр улы туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Исламовлар гаиләсен эш урыннарындан килгән җитәкчеләре дә һәм туганнары да котладылар.