ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 1 мартында, язның беренче көнендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә туу турында чираттагы юбилей акты төзелде. Орловлар Сергей Владимир улы һәм Светлана Геннадий гаиләсендә өченче бала булып туган, грек теленнән “тынычлык” мәгънәсенә ия булган Арина исемле сабый 400-нче бала булып теркәлде. ГХАТ идарәсендә бәхетле әтигә тантаналы рәвештә баланың беренче документы-туу турында таныклык тапшырылды.

Язның беренче көнендә дөньяга килгән Миңнезөһә әби Байкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Шулай ук ҖЧО  “Свияга” АХП вәкиле белән Болгаер авыл җирлеге башлыгы да изге теләкләрен җиткереп бүләкләрен бирделәр.

психолог-медиатор белән очраша. “Гаиләне саклыйк” программасы аерылышычуларның санын киметүгә юнәлтелгән. Бу проектта 62 пар катнашты инде, шуланың 40-ы гаиләләрен саклап калырга карар кылды.

“Идел буе медиаторлары лигасы” белән хезмәттәшлек итү дә үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу шанслардан файдаланыгыз, безгә мөрәҗәгать итегез.
Казан ГХАТ Идарәсенә (Меридиан ур. 4, тел. 2229083) Идел буе бүлегенә (Р.Зорге ур. 89, тел. 2683877).

Баулы ГХАТ бүлегендә февраль аенда  туу турыдагы актлар үлү турындагы актларга караганда күбрәк төзелде.  Барысы 44 бала туу турындагы акт теркәлде. Шулар арасында 24 малай һәм 20 кыз. Әти-әниләр февраль аенда  ешрак   сирәк исемнәр сайладылар һәм балаларына Леонэль, Эрик, Мухаммад, Доминик, Саид,  Данелия, Айлин, Дильназ, Элиф, Каролина дигән исемнәр бирделәр.

Без һәр гаиләне ихлас күңелдән  котлыйбыз һәм бәхет телибез!

 

2016 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе эгидасы астында мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче гаилә парларына махсуслашкан психологик ярдәм күрсәтүче ике грант проекты эшен башлап җибәрде.

"Килиманджаро" Италиядә иң популяр тапшыруларның берсе, бу илнең иң эре "RAI 3" телеканалында эшләп килә. Аны алып баручы Доминико Гамбарделла бер үк вакытта оператор да булып тора.

Италия кунагы шәһәребезнең төп истәлекле урыннарының берсе булган "Казан" гаилә Үзәге матурлыгын һәм аның уникаль бизәлешен югары бәяләде.

Без барыбыз да бәхетле булырга телибез! Күпчелек кешеләр иң беренче чиратта бәхетне гаилә белән бәйли: кем үз йортында бәхетле шул кеше үзе дә бәхетле дип саный ул. Әмма гаиләле булу ул сәнгать, аңа өйрәнергә кирәк, һәм кайчакта гомер буе.

Булачак яшь парлар хәзер уртак тормыш бусагасында. Ничек уртак тормышның беренче көннәреннән үк үзара аңлашуга ирешергә, гаиләдә матди иминлек тәэмин итәргә,  гаиләдә бала тууга ничек әзерләнергә? "Ышаныч" үзәгенең югары квалификацияле белгечләре яшь парларга шушы сорауларга җаваплар табарга ярдәм итәләр.

Актаныш районы Мари-Суыксу авылыннан сугыш ветераны Арсланов Минтимер Минлекәй улы 90  яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте . Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев  тапшырды.

Озакка сузылган кышкы көннәрдән соң җылылык һәм шатлыкны күбрәк тоясы килә. Язның беренче көне һәрвакыт үзе белән җылылык һәм кояшлы көннәр алып килмәсә дә, табигатькә яз килде дигән уй йөрәкне җылыта, күңелне сөендерә.

2016 елның 01 мартында “Авангард” яшьләр үзәгендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру узды. Әгерҗе районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы бәхетле яңа паспорт ияләрен тантаналы көн белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International