Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе эгидасы астындагы гаиләне саклау калуга юнәлтелгән проектларның эшчәнлеге (ике айга йомгак)

2016 елның 1 марты, сишәмбе

2016 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе эгидасы астында мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче гаилә парларына махсуслашкан психологик ярдәм күрсәтүче ике грант проекты эшен башлап җибәрде.

Проектларның берсе - "УМАЙ" Идел буе гаилә академиясе белән берлектә аерылышу алдында торган гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү максатыннан психолог белән очрашу, шәхсән килә алмаган парлар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең рәсми сайтында урнашкан "Гаилә консультациясе" интернет-сервисы.

Икенче проект - "Гаиләне саклыйк" проекты, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе органнарында аерылышырга килгән парлар белән психолог-медиатор аралаша. "Гаиләне саклыйк" программасы аерылышулар санын киметүгә юнәлтелгән һәм илнең башка регионнарында аңа тиңнәр юк. Проект эшли башлаганнан бирле аңарда 62 пар катнашты һәм 40 пар гаиләләрен саклау калырга карар кылды: гыйнварда 15 пар, февральдә 25 пар. Конфликттан чыгуның бердәнбер ысулы - аерылышу дип катгый уйлаган 15 пар аерылышырга гариза бирергә кире уйлады, ә 13 пар алдан биргән гаризаларын кире алды.

Әгәр дә сезнең гаиләдә мөнәсәбәтләр җимерелергә тора икән, белегез - алар өстендә эшләсәң, аларны саклап калып була. Бу уникаль мөмкинлек белән кулланыгыз һәм гаиләгезне җимерелүдән саклагыз.

Психолог-медиатор белән индивидуаль әңгәмәгә махсус чакыру алу өчен Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенә (Меридианная урамы, 4) яки Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегенә (Р.Зорге урамы, 89) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук 2229083, 2683877 телефоннары буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International