2016 елның 01 мартында “Авангард” яшьләр үзәгендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру узды. Әгерҗе районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы бәхетле яңа паспорт ияләрен тантаналы көн белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.