Бүген, 1 мартта, "Казан" гаилә Үзәгендә "Килиманджаро" исемле Италия тапшыруын алып баручы Доминико Гамбарделла булып китте

2016 елның 1 марты, сишәмбе

"Килиманджаро" Италиядә иң популяр тапшыруларның берсе, бу илнең иң эре "RAI 3" телеканалында эшләп килә. Аны алып баручы Доминико Гамбарделла бер үк вакытта оператор да булып тора.

Италия кунагы шәһәребезнең төп истәлекле урыннарының берсе булган "Казан" гаилә Үзәге матурлыгын һәм аның уникаль бизәлешен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International