ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Котладылар Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Ильшат Рәхимҗан улы һәм район Глава урынбасары Габидуллин Газинур Аүхәт улы.

Ханафий Миннебай улы 02.03.1926 елда Иске Барыш авылында туа. 1958-1971 һәм 1976-1986 елларда “Уңыш” колхозында эшли. 1951 елда өйләнә.Тормыш иптәше белән 2 ул үстерәләр. Пенсиягә 1986 елда чыга. Хәзерге вакытта үзе генә тора. Улы Буа шәһәрендә тора. Авылда күршедә генә племяннигы тора, кергәләп хәлләрен белеп йөри.

2016 елның 3 март көнендә Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре Бөек Ватан Сугышы ветераны Заборниковны Туган Көне белән котладылар.

91 яшендә булуына карамастан, Евладий Кирилл улы кунакларны ачык күңел белән  каршы алды. ГХАТ Идарәсе коллективын шушы искиткеч, чын ватанпәрвәрлек, әхлаклылык үрнәге булган, сугышчан һәм хезмәт юлын үткән кеше белән ныклы дуслык бәйли.


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 1 мартында, язның беренче көнендә, Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә 14 яшьлек 70 егет һәм кыз, кулларына иң мөһим документ алып Россия Федерациясенең тулыхокуклы гражданнарына әверелделәр.

Район башлыгы Равил Кузюров тыл хезмәтчәнен туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм бүләкләрен тапшырды. Нурҗиһан Шәймәрдан кызы сугыш елларының күп михнәтләрен үз җилкәсендә татуга карамастан, 90 яшьлеген сәламәтлек һәм көр кәеф белән каршы ала. Юбилеенда да түзеп тора алмады, район башлыгын ишектән чыгып үзе каршы алды, кайнап торган самавыр янында үткән тормышы турында сөйләде, хатирәләрен барлады. Бикүле авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков исә авылның акъәбисен  архивчыбыз дип атый. Чөнки әбинең хәтере бүген дә бик әйбәт, барын да хәтерли әле. Нурҗиһан Хәлиуллина тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә улы белән иркен йортында гомер кичерә. Ә туган көне белән котларга килгән һәркемгә олы рәхмәтләре белән изге теләкләрен дә җиткерде юбиляр.

Гаиләсендә бәхетле булган кеше генә, гомумән бәхетле  була. Әлеге гади генә сүзләр эченә кеше тормышының  чын мәгънәсе салынган.

2 март көнне Зур Торма авылында яшәүче Рәшит һәм Хәдия Хисиевлар гаиләсе үзләренең  50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу көнне алар  туганнарыннан, якыннарыннан һәм район җитәкчеләреннән котлаулар кабул иттеләр.

Алабуга районы буенча Гражданлык хәле актлары теркәү статистикасы февраль аена түбәндәгечә:

73 туу теркәлде; 55 үлем; 30 пар өйләнде; 21 гаилә таркалды.

1 нче февральдан алып 28 февральга кадәр шәһәрдә 1847 туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.

Узган айда җиде бала тудыру йортларында 1645 бала рәсмиләштерелгән. Алар арасында: 422 – 1нче бала тудыру йортында, 232 – ДРКБда.

Искә төшерик, 2010 нчы елдан алып казанлылар бала тудыру йортларында ук туу турында таныклык ала алар. Туу турындагы документны рәсмиләштерер өчен түбәндәге документлар тапшырылырга тиеш: ата-ананың паспортлары, язылышу турында таныклык һәм медицина туу белешмәсе.

Ел башынннан Казан ГХАТ идарәсендә  балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге психолог-медиаторы аерылырга теләуче парлар белән очрашулар уздыра. “Гаиләне саклыйк» программасы аерылышуларны кыскартуга юнәлдерелгән. Бу проект эшли башлаганнан бирле анда 62 пар катнашты, 40 пар гаиләләрен саклап калырга булдылар, шул исәптән январь аенда – 15 пар, февраль аенда – 25 пар. Конфликттан чыгунын бердәнбер юлы – аерылышу дигән карарга килгән 15 пар гариза бирудән баш тарттылар.

Әгәр сезнен гаиләгез таркалу алдында торса - ГХАТ бүлекләрендә эшләүче психолог-медиатор белән индивидуаль очрашуга чакырабыз. Очрашуга язылу өчен телефон: 2229083, 2683877

   Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Нократ”(Вятка) сайтында “Минем Алиһә” дип исемләнгән бәйге старт алды.  

     Истәлекле көнгә бүләкне даими иганәче Автосуши “Ням” белән зәркән салоны “Богиня” ясый. Җиңүчеләргә зәркән салоны 1000 сертификат эзерләп куйган булса, Автосуши “Ням” 2 бүләк эзерләп куйган, шуларның берсе классический сет була, ә икенчесе – сюрприз, әлегә серне спонсор җиңү көнне генә ачачак. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре 9 март  көнне билгеле булачак.

Жуково авыл библиотекасына авыл җирлегенең өч авылыннан халык җыелган иде. Дианова Л.М. җыелган халыкны  ЗАГС бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук райондагы һәм авыл җирлегендәге демографик хәл турында сөйләп китте, катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шуннан соң катнашучыларга бүләк итеп “Шигырь белән көй янәшә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль күчтәнәч тәкъдим иттелде. Иоково авылыннан Старшинин Юрий Терентьевичның чыгышы кунаклар өчен сюрприз булды. Ул үзенең шигырьләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Старшинина Евгения Николаевна белән Скурихина Вера Владимировна рус җырларын һәм романсларын тамашачыны дулкынландырырлык итеп башкардылар. Тамашачылар әлеге очрашудан бик канәгать калдылар. Әлеге чарага “Йөрәккә якын урыннар” дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International