Жуково авыл библиотекасына авыл җирлегенең өч авылыннан халык җыелган иде. Дианова Л.М. җыелган халыкны ЗАГС бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук райондагы һәм авыл җирлегендәге демографик хәл турында сөйләп китте, катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шуннан соң катнашучыларга бүләк итеп “Шигырь белән көй янәшә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль күчтәнәч тәкъдим иттелде. Иоково авылыннан Старшинин Юрий Терентьевичның чыгышы кунаклар өчен сюрприз булды. Ул үзенең шигырьләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Старшинина Евгения Николаевна белән Скурихина Вера Владимировна рус җырларын һәм романсларын тамашачыны дулкынландырырлык итеп башкардылар. Тамашачылар әлеге очрашудан бик канәгать калдылар. Әлеге чарага “Йөрәккә якын урыннар” дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.