3 нче март көннеТәтеш муниципаль районында Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталына сертификатлар һәм районыбызның яңа туучы гражданнарына туу турындагы таныклыкларны һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тантаналы рәвештә тапшыру оештырылды.
Бүген Баулы ГХАТ бүлегендә 29 февральда туган кыз бала теркәлде. Безнең район өчен бу сирәк була торган вакыйга. 2008 елны бу көнне Ислам исемле малай, 2012 елны Камилла исемле кыз бала туган булса, быел туган Ева бу гасырның 29 февральда туган өченче баласы булды.
Мамадыш димчеләре ялгызлыктан интегүчеләр каршысына чыгарга әзер.
Мамадыш районы димчеләре ялгызлыктан интегүчеләр, мәхәббәт һәм тормыш иптәше эзләүчеләр белән бик актив эш алып бара. Искәртик, “Шанс” дип исемләнгән танушылар клубы ялгыз затлардан тормышларында яраткан кешеләрен, икенче парларын эзләп табырга әзер булганнардан сораунамәләр кабул итә. Аларның адресы: Мамадыш шәһәре, Пушкин урамы, 17 нче йорт.
85-90 яшькә хәтле актив тормышта яшәүчеләр байтак. Гаилә тормышы белән яшәүчеләрнең гомере озын, сәләмәтлеге ныграк була. Яңа каилә коручылар үзе туып үскән гаилә моделен алып киләләр. Бер-береңә ияләшеп үз тормышың белән яшәп китү өчен бик күп көч куярга кирәк. 2 мартта Казан ГХАТ Идарәсендә медиатор белән чираттагы очрашу булды.
Тукай районы Куады авылында яшәүче хезмәт ветераны Гирфанетдинова Әсма әби 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район администрациясеннән Әсма әбине котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Әсма эби озак еллар колхозда торле эшләрдэ эшләгән. 4 бала тәрбияләп үстергән, улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә. Хәзерге көндә 9 оныклары һәм 13 оныкчыклары бар.
03 март көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Геннадий һәм Ирина Ивановлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Илья һәм Вероника дигән исемнәр бирделәр.
Шуны исәпкә алып, Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге “Яңа Кама” газетасы белән бергәләп, гаилә темасына багышланган рубрика ачып җибәрделәр.
2016 нче елның 3 мартында Яңа Чишмә районының ГХАТ бүлегендә 3 гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бәйрәмдә, район Советы депутаты Н.И.Попкова ,пенсия фонды белгече О.А.Попкова, ГХАТ бәлеге җитәкчесе А.Р.Мирякупова катнашты. Ольга Александровна ана капиталын тапшырып кына калмыйча, ана капиталын кайсы тармакларда кулланырга, сертификатны алу өчен кирәкле документлар турында сәйләде.Бәйрәмдә катнашучы әниләр ана капиталын законсыз куллану турында кисәтелделәр. Кичә ахырында әниләргә ана капиталын куллану буенча аерым консультацияләр бирелде.
Февраль аенда районда 8 сабый туган, ел башыннан – 17 (үткән елның бу чорында 15кә күбрәк булган).
Район ЗАГС бүлегендә март аенда никахларын теркәргә теләүче 10 пардан гариза кергән. Ә февральдә 3 яңа гаилә барлыкка килгән (2015нең февралендә – 7). Быел ел башыннан 10 пар никахын теркәгән, былтыр бу чорда – 13.
2016 елда Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәренә 50 яшь тула.
1966 елның 22 сентябрендә Түбән Кама тарихында башлангыч нокта булды, эш поселогы шәһәр статусын алды, ә үз чиратында, гражданлык хәле актларын теркәү органы барлыкка килүенә 50 ел тулу дигәнне аңлата. Илле яшь – ярты гасыр үткән гомер, тормыш казанышлары һәм уңышлары гына түгел, киләсе еллларга планнар турында да сөйләргә вакыт.