Тау Мөхәммәткә килмәсә, Мөхәммәт тауга килә

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Мамадыш димчеләре ялгызлыктан интегүчеләр каршысына чыгарга әзер.

   Мамадыш районы димчеләре ялгызлыктан интегүчеләр, мәхәббәт һәм тормыш иптәше эзләүчеләр белән бик актив эш алып бара. Искәртик, “Шанс” дип исемләнгән танушылар клубы ялгыз затлардан тормышларында яраткан кешеләрен, икенче парларын эзләп табырга әзер булганнардан сораунамәләр кабул итә. Аларның адресы: Мамадыш шәһәре, Пушкин урамы, 17 нче йорт.

   Клуб атна саен һәр чәршәмбе 18 дән алып 20 сәгатькә тикле эшли. Мондый график ерак авылларда яшәүчеләр өчен бик уңайлы булмаска мөмкин, шушың өчен гаризаны 8 919 644 09 27 номерына калдырырга була һәм димчеләр үзләре сезнең яңга киләчәк. Ә март аеннан башлап димчеләр ялгыз затлар артыннан авылларга чыгачак.

    Шанс дип исемләнгән танышулар клубы, районыбыздагы ялгызлыктан интегүчеләр, мәхәббәт һәм тормыш иптәше эзләүчеләр өчен Яңа елда тагын да күбрәк мөмкинлекләр тәкъдим итә. Чөнки, мамадыш димчеләре Мәскәү, Балтач, Кукмара һәм Азнакайдагы хезмәттәшләре белән тыгыз эшчәнлек алып бара башлады. Хәзер инде клубның базасында үзенә иптәш эзләүчеләр турында күбрәк мәгълүмәт тупланган.

    Мамадыш районының танышулар клубы “Шанс” үзенең зшчәнлеген 3 ел элек алып бара башлады. Шул вакыт эчендә димчеләр унлап кешеләрне таныштырдылар, һәм шул парлар ГХАТ бүлеге аша мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International