3 март көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегенең тантаналар залында чып-чын бал булып узды. Шәһәрнең барлык уку йортларында белем алучы студентлар үзләренең гүзәллекләрен һәм бию осталыкларын күрсәтте. Студент балында күңелле конкурслар да үткәрелде.
04 март көнне Зәй муниципаль районында Лапиннар гаиләсе Николай Ермолай улы һәм Мария Константин кызы 65 ел бергә тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу парлар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала. Юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп, бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп, тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен саклап калалар. Алар үзлəренең бəхетлəре итеп ике балаларын, оныкларын һəм оныкчыкларын саныйлар. Балалары хәзерге көндә укудагы, хезмəттəге уңышлары, тату һəм матур гаилə булулары белəн əти-əнилəрен сөендереп яшиләр. 65 ел бергə гомер иткəн юбилярларны Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады. Ул юбилярларга саулык, тынычлык, тигез озын гомер теләп мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.
2016 елның 4 мартында Мөслим районы ГХАТ бүлегендә лицейның 9 нчы сыйныф укучылары белән чираттагы очрашу булып узды.
Укучыларга ГХАТ бүлегенең бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау, шулай ук никахлашу тантанасының узу тәртибе хакында сөйләделәр.
8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм тамашасын быел Алабуга районы мәдәният йортында модалар театры “Жозефина” һәм “Ритм” башлап җибәрде. Сәхнәдәге тамашаны быел район башлыгы әниләргә ана капиталы таныклыгын тапшыру белән башлады. Соңыннан күңелле концерт карадылар.
2016 елда Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә гаилә мөнәсәбәтләре күтәрү әһәмияте өлкәсендә киңәйтү эшләре кебек, күп кенә чаралар үткәрергә планлаштырды.
2016 елның 3 мартында никахлашу Сараеның төп залында, 8 нче Март бәйрәме уңаеннан, исем кушу тантанасы узды.
Студенковлар гайләсендә көтеп алынган кыз туды, әти-әнисе аңа искиткеч «Полина» исемен бирделәр. Грек теленнән ул «Кояшлы» дигәнне аңлата. Алексей һәм Елена гаиләсендә Полина – икенче бала һәм зур уллары – Егор да үсеп килә.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 8 Март яз һәм матурлык бәйрәме алдыннан «Әнигә хат» дип исемләнгән котлау акциясе старт алды.
ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гөлназ Андриянова, туу турында таныклыкны шәһәр бинасы перинаталь үзәгендә рәсмилләштергәндә, тантаналы рәвештә бәхетле әниләрне тормышларында истәлекле вакыйгалары белән котлап, ГХАТ Идарәсенең котлау хатларын тапшырганда, аларга ныклы сәламәтлек, гармониядә һәм күтәренке кәефтә булуын теләп калалар.
4 елга бер мәртәбә кешелек 29 февраль көнендә дә яшәп ала. Аның шулай сирәк килүе бу датага үзенә күрә бер сихерлек өсти. Нәкъ шушы көндә туу мөмкинлеге 1:1461 гә туры килә. Бөгелмә бала тудыру йортында да мондый бәхетле очракка эләгүчеләр булды.
Аны тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева һәм Пенсия фонды җитәкчесе Е.Е.Глинская тапшырдылар.
3 март көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөгелмә шәһәре Техника йортында узган 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концертында катнаштылар. Тамашачылар шәһәр үзешчәннәре коллективларының матур чыгышлары белән хозурланып кына калмыйча, «Ел хатын-кызы» республика конкурсы җиңүчеләре белән дә якыннан таныштылар.