Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

3 март көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөгелмә шәһәре Техника йортында узган 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концертында катнаштылар. Тамашачылар шәһәр үзешчәннәре коллективларының матур чыгышлары белән хозурланып кына калмыйча, «Ел хатын-кызы» республика конкурсы җиңүчеләре белән дә якыннан таныштылар.

Бәйрәм чарасында шәһәр мэры Линар Закиров барлык туташ-ханымнарны 8 Март белән котлады.

Техника йорты фойесында Vlanse Club матурлык салоныннан макияж, прическа ясату мөмкинлеге дә бар иде. Хатын-кызларга үзләрен иң матур һәм иң кирәкле итеп хис итү өчен бары бер комплимент җитә. Ә андый комплиментлар бу бәйрәм кичәсендә күп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International