2016 елның 3 мартында никахлашу Сараеның төп залында, 8 нче Март бәйрәме уңаеннан, исем кушу тантанасы узды.
Студенковлар гайләсендә көтеп алынган кыз туды, әти-әнисе аңа искиткеч «Полина» исемен бирделәр. Грек теленнән ул «Кояшлы» дигәнне аңлата. Алексей һәм Елена гаиләсендә Полина – икенче бала һәм зур уллары – Егор да үсеп килә.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә бәхетле ата-аналарга, сабыйның беренче дәүләт документы – туу турында таныклык тапшырдылар һәм кечкенә Полинага озын гомерле, бәхетле бала булып үсәргә һәм якыннарына ышанычлы терәк, таяныч, горурлык булырга теләделәр.