3 март көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегенең тантаналар залында чып-чын бал булып узды. Шәһәрнең барлык уку йортларында белем алучы студентлар үзләренең гүзәллекләрен һәм бию осталыкларын күрсәтте. Студент балында күңелле конкурслар да үткәрелде.
Чара ахырында бал короле һәм королевасы сайланды. Бу исемгә Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы студентлары Илья Соломонов белән Алена Корягина лаек булды. Аларга истәлекле дипломнар һәм король таҗы формасында әзерләнгән баллы прәннекләр тапшырылды.
Кичә матур һәм истә калырлык булып узды.