04 март көнне Зәй муниципаль районында Лапиннар гаиләсе Николай Ермолай улы һәм Мария Константин кызы 65 ел бергә тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу парлар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала. Юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп, бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп, тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен саклап калалар. Алар үзлəренең бəхетлəре итеп ике балаларын, оныкларын һəм оныкчыкларын саныйлар. Балалары хәзерге көндә укудагы, хезмəттəге уңышлары, тату һəм матур гаилə булулары белəн əти-əнилəрен сөендереп яшиләр. 65 ел бергə гомер иткəн юбилярларны Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады. Ул юбилярларга саулык, тынычлык, тигез озын гомер теләп мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.