29 февральдә туган балалар таныклыклар алды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

4 елга бер мәртәбә кешелек 29 февраль көнендә дә яшәп ала. Аның шулай сирәк килүе бу датага үзенә күрә бер сихерлек өсти. Нәкъ шушы көндә туу мөмкинлеге 1:1461 гә туры килә. Бөгелмә бала тудыру йортында да мондый бәхетле очракка эләгүчеләр булды.

Бүген – 3 март көнне, ГХАТ бүлеге хезмәткәре 29 февральдә туган дүрт баланың – ике кызның һәм ике малайның әти-әнисенә туу турындагы таныклык тапшырды. Бөгелмә бала тудыру йорты хәбәр иткәнчә, беренче сабый бу көнне 10:25 тә дөньяга килгән. Ә соңгы дүртенче бала 22:45 тә туган. Шушы датада туулары белән үк инде алар үзләренең уникаль булулары хакында белгертә.

Сабыйларны, аларның гаиләсен без ихластан тормыштагы иң төп документ алулары белән котлыйбыз! Корычтай сәламәтлек, уңышлар һәм зур бәхетләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International