ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2016 ел
шимбә

2016 елның 5 мартында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетынын ГХАТ бүлеге хезмәткәре, 8 март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты чакырылды, ул Горький исемендәге мэдэният йортында билгелэнеп үтте.

        Юбилярлар бергә мәктәптә укыганнар, кечкенәдән яхшы дуслар булганнар. Алар 1971 елда очраша башлыйлар. 1972 елда Геннадий армияга хезмәт итәргә китә. Ике ел гашыйклар хатлар аша аралашалар.

2016 елның 05 март ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Нафиковлар Минизагит Миннияр улы белән Слу Галимзян кызы гаиләсенең тууына 60 ел тулу уңае – Гәүһәр туй тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 60 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск районының Керкәле авылында рәсмиләштерәләр. Бергә яшәү дәверендә 2 бала үстерәләр. Бүгенге көндә оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә бик теләп катнашалар. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.


4
март, 2016 ел
җомга

Баулы муниципаль  районы  ГХАТ бүлегендә Нәгыймовлар гаиләсе  50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Мәгрүф абый белән Кәтифә апа бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. 2 кызларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстергәннәр.

Апас районы Бакырчы авыл җирлеге каршындагы “Әтиләр советы” оешмасы төзелде. 4 нче март көнне бу оешманың чираттагы утырышы булды. Әтиләр оешманың бурычлары белән таныштылар, рәисен, секретарен сайладылар. Шулай ук эш планы төзелде. Әтиләр яз айларында ук, бердәм төстә мәктәп яны территориясен төзекләндерүдә булышачакларын белдерделәр.

Эшләрне бәяләү өчен ЗАГС белгечләре белән берлектә профессиональ фотографлар да чакырылды. Нәтиҗәләр буенча финалга чыкканнарны ЗАГС бүлегенә чакырылдылар, һәм аларга, тантаналы рәвештә, фотостудия «Фото МИР», “Ак барс” банк  иганәчеләрдән махсус призлар һәм онытылмаслык бүләкләр бирелде.

 

   2016 елның 4 мартында Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды.

Ул  2016 нчы елның 27 февралендә Зәй шәһәрендә туган Гафиатуллин Тамерлан Газинур улы. Тамерлан әтисе Газинур Мансур улының һәм әнисе Виктория Игорь кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Тамерланнын әтисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

4 мартта ЗАГС бинасында әле яңа гына кабат сабый туу шатлыгын татыган гаиләләргә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Биредә районның пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина катнашты. 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Әниләргә бик күп изге теләкләр юлланды, гаилә бәхете, тигезлек теләделәр.

4 март көнне Казан шәһәрендә «Гражданлык хәле актларын теркәү: законнар нигезләмәсе, заманча тенденцияләр һәм актуаль проблемалар» темасына Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары булып узды.

Уңышлы укуларның нәтиҗәсе булып квалификация күтәрү турындагы таныклыклар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International