ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2016 ел
якшәмбе

     2016 елның 6 нчы мартында Соколка авылында “Кабул итегез безнең теләкләрне” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды, кичәнең оештыручысы Наталья Тихонова җитәкчелегендәге “Сокольская завалинка” ансамбле иде.

    Иң изге, кайнар котлауларны 60 ел бергә гомер кичергән хөрмәтле бриллант юбилярлар Гараниннар Тамара Иван кызы белән Иван Петр улы гаиләсе һәм Кузьминнар Сергей Иван улы белән Антонида Иван кызы гаиләсе кабул иттеләр.

6 мартта 14:00 дән 16:30 кадәр нык гаиләне пропагандалау акциясе үтте. Монда профессиональ психолог Алексей Алексеевич Козлов катнашында интерактив программа оештырган иде; 150 дән артык кеше катнашты; акөия вакытында туй стилендә фотозона эшләде, иң яхшы фотога конкурс игълан ителде, җиңүчегә чәчәк бутигы “Li-Li”дән бүләк.

 

6 мартта Менделеевск шәһәрендә «WEDLUXE» исемле туй үткәрергә ярдәм итүче салон ачылды. «WEDLUXE» салоны ярдәмендә туй үткәрүне сайлаган өйләнешүчеләр  туй тантанасы вакытында гына түгел, ә туйга әзерлек  алып барылганда  да шатлык хисләрен кичерә алалар. Салонда эшләүчеләр туйга тулаем әзерләнергә һәм шулай ук шәхси рәвештә хезмәт күрсәтү: туй күлмәген һәм бизәнү әйберләрен сайларга ярдәм итәргә, кичке һәм туй макияжын ясарга, банкет залын бизәргә, фотосессия үткәрергә булышалар.

Безнең салоннның ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык. Рәхим итегез!

    Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан С.Сайдашев исемендәге Зур концетлар залында  “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясадылар. Әлеге чарада ТР президенты Рөстәм Миңнехановта катнашты. Конкурс өч этапта узды: муниципаль район күләмендә, зональ тур һәм Казанда финал.

 

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган тантанада республика җитәкчелеге котлауларын район ЗАГС бүлеге мөдире Эльвира Шагалиева (төркем җитәкчесе), район мәдәният йорты методисты Нурия Гайнуллова, “Авангард” агрофирмасының дуңгызчылык комплексы өлкән операторы Людмила Ермакова, Кыят авыл җирлеге башлыгы Марина Храмова һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының  зона этабы җиңүчесе, ветеринария техникумы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резида Мостафина кабул итеп алдылар. Бу көнне әлеге конкурска нәтиҗә дә ясадылар һәм бетен килгән хатын-кызга буләкләр тараттылар.   

6 март көнне Ижевка авыл мәдәният йортында «Ижёвские выкрутасы» бию коллективының иҗат концерты булды.  Чараны авыл мәдәният йорты директоры Затирко А. М ачып җибәрде.

Алып баручылар  Валентина Пономарева һәм Нина Маврина коллективның өч еллык иҗатына нәтиҗә ясадылар һәм бу колективта гаилә династияләренең дә катнашуын әйттеләр. Шыгрым тулы залда ике сәгать буе көчле алкышлар тынмады. Төрледән –төрле биюләр башкарылды. Шулай ук концертта  «Вечёрушки» ансамбле һәм җырчылр катнашты.


5
март, 2016 ел
шимбә

        Юбилярлар бергә мәктәптә укыганнар, кечкенәдән яхшы дуслар булганнар. Алар 1971 елда очраша башлыйлар. 1972 елда Геннадий армияга хезмәт итәргә китә. Ике ел гашыйклар хатлар аша аралашалар.
        Хезмәте тәмамланганнан соң яшь Геннадий һәм Надежда очрашуларын дәвам итәләр. 1976 елда Геннадий яраткан кызына тәкъдим ясый. 1976 елның 5 мартында  яшьләр  язмышларын бергә бәйлиләр.

2016 елның 5 март көнендә Амировлар тимер туй юбилеен билгеләп үттеләр. Нәкъ 65 ел элек, кулга-кул тотынып, шәхси имзалары белән Сахибгәрәй кызы Әлфинур һәм Шәрип улы Әнвәр никахын рәссмиләштерделәр.

Бүген зур һәм нык гаиләнең бергә тормыш итү көннәре инде артта. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер аларның җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Амировларның бәхетле гаилә тормышының үз сере бар: һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә, ышанырга, кабул итә белергә һәм бер-беребезнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә.

Законлы никалашу - һәр кеше тормышында иң мөһим вакыйга, кешенен килэчэктэге бөтен алдагы юлын , булачак пройден белән кадерле кеше. Соңгы вакытта өйләнешүчеләр арасында барысы да никахны истэ калырлык ясыйлар.
2016 елның 5 мартында Яшел Узән муниципаль районы  башкарма комитетынын ГХАТ бүлегендә, Эдуард Никифорофнын Мадина Шавалиеванын үзенчәлекле никах теркәү тантанасы узды.

 

       Ямьле  язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Мөслим районы ГХАТ бүлегендә ике искиткеч пар - Илмир һәм Алисә Яббаровлар, Руслан һәм Регина Закировлар үз гаиләләрен кордылар. Яшь парларга беренче гаилә документлары - өйләнешү турында таныклык тапшырылды, аны алтын туйга кадәр саклау бурычы йөкләнде.

ГХАТ бүлегенең баш белгече Д.М. Шакирова барлык катнашучы хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, язгы кәеф теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International