2016 елның 6 нчы мартында Соколка авылында “Кабул итегез безнең теләкләрне” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды, кичәнең оештыручысы Наталья Тихонова җитәкчелегендәге “Сокольская завалинка” ансамбле иде.
Иң изге, кайнар котлауларны 60 ел бергә гомер кичергән хөрмәтле бриллант юбилярлар Гараниннар Тамара Иван кызы белән Иван Петр улы гаиләсе һәм Кузьминнар Сергей Иван улы белән Антонида Иван кызы гаиләсе кабул иттеләр.
Шулай ук, үзләренең зөбәрҗәт туйларын Мосиннар Валентина Николай кызы белән Борис Кузьмич улы гаиләсе уздырды. Бриллиант, зөбәрҗәт туйлар – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышыдыр. Күп еллар бергә гомер итәргә кешегә купме сабырлык, түземлелек, акыл, өмет-ышаныч кирәк бит.
“Сокольская завалинка” ансамбле үзенең җылы теләкләрен барлык хатын-кызларга, апаларга, әбиләргә яз бәйрәме – 8 нче март уңаеннан җиткерде, хатын – кызларга багышлап матур җырлар җырланды, залда утыручы тамашачылар бик актив төрле бәйгеләрдә катнаштылар.