Түбән Кама муниципаль районы Ширәмәт авылында Тимер туй

2016 елның 5 марты, шимбә

2016 елның 5 март көнендә Амировлар тимер туй юбилеен билгеләп үттеләр. Нәкъ 65 ел элек, кулга-кул тотынып, шәхси имзалары белән Сахибгәрәй кызы Әлфинур һәм Шәрип улы Әнвәр никахын рәссмиләштерделәр.

Бүген зур һәм нык гаиләнең бергә тормыш итү көннәре инде артта. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер аларның җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Амировларның бәхетле гаилә тормышының үз сере бар: һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә, ышанырга, кабул итә белергә һәм бер-беребезнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә.

Ширәмәт авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Наталья Федорова бу истәлекле көндә Амировлар гаиләсен чын күңеленнән туй юбилейлары белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, гайлә бәхете теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International