Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган тантанада республика җитәкчелеге котлауларын район ЗАГС бүлеге мөдире Эльвира Шагалиева (төркем җитәкчесе), район мәдәният йорты методисты Нурия Гайнуллова, “Авангард” агрофирмасының дуңгызчылык комплексы өлкән операторы Людмила Ермакова, Кыят авыл җирлеге башлыгы Марина Храмова һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона этабы җиңүчесе, ветеринария техникумы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резида Мостафина кабул итеп алдылар. Бу көнне әлеге конкурска нәтиҗә дә ясадылар һәм бетен килгән хатын-кызга буләкләр тараттылар.