Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан С.Сайдашев исемендәге Зур концетлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясадылар. Әлеге чарада ТР президенты Рөстәм Миңнехановта катнашты. Конкурс өч этапта узды: муниципаль район күләмендә, зональ тур һәм Казанда финал.
Быел конкурсның сайлап алу буенча зона этапларында 700 гә якын хатын-кыз катнашкан. Республика жюрие зона этапларында 118 җиңүчене сайлап алды, аларның 30ы “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республикакүләм конкурсында җиңде.
Тантаналы рәвештә узган чараларда Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина катнаштылар. Искә төшерик, зональ турның 2 җиңүчесе Мамадыш районыннан булды. “Хатын-кыз мәдәният һәм рух” номинациясендә Людмила Чиркова җиңүче булды. “Минем язмыш- минем һөнәр” номинациясендә уңыш елмайды бердә хатын-кызга туры килмәгән һөнәр иясе ААО “Татспиртпром” “Мамадышский спиртзавод” азык-төлек продукциясе чимал цехының төяүче-бушатучысы Мария Потеряхинага.