6 мартта Менделеевск шәһәрендә «WEDLUXE» исемле туй үткәрергә ярдәм итүче салон ачылды. «WEDLUXE» салоны ярдәмендә туй үткәрүне сайлаган өйләнешүчеләр туй тантанасы вакытында гына түгел, ә туйга әзерлек алып барылганда да шатлык хисләрен кичерә алалар. Салонда эшләүчеләр туйга тулаем әзерләнергә һәм шулай ук шәхси рәвештә хезмәт күрсәтү: туй күлмәген һәм бизәнү әйберләрен сайларга ярдәм итәргә, кичке һәм туй макияжын ясарга, банкет залын бизәргә, фотосессия үткәрергә булышалар.
Безнең салоннның ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык. Рәхим итегез!