6 март көнне Ижевка авыл мәдәният йортында «Ижёвские выкрутасы» бию коллективының иҗат концерты булды. Чараны авыл мәдәният йорты директоры Затирко А. М ачып җибәрде.
Алып баручылар Валентина Пономарева һәм Нина Маврина коллективның өч еллык иҗатына нәтиҗә ясадылар һәм бу колективта гаилә династияләренең дә катнашуын әйттеләр. Шыгрым тулы залда ике сәгать буе көчле алкышлар тынмады. Төрледән –төрле биюләр башкарылды. Шулай ук концертта «Вечёрушки» ансамбле һәм җырчылр катнашты.
Кичә ахырында биючеләр шушы коллективның гаилә кичәләрендә һәм юбилейларда ясалган чыгышлардан соң барлыкка килүен әйттеләр.