ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2016 ел
дүшәмбе

29 февральдан 4 мартка кадәр 10 баланың  атасын яздыру һәм 28 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

Ике күп функцияле  үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.

Хатын кызлар көне бәйрәме алдыннан Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә яңа гаилә теркәлде. Бу гаилә башкалардан аерылып тора, чөнки кияү кешегә 74, кәләшкә 72 яшь. Алар язылышу көннәрен үзләренең бергә яши башлаган көнгә туры китереп билгеләделәр. Нәк 50 ел элек алар гаилә булып яши башлаган. Нишләп шулай озак язылышмыйча яшәдегез дигәч, мин шул көннән бирле карап йөрдем дип җавап бирде егет. Тормыш булгач төрле хәлләр була шул!

Әлеге тантананың мәртәбәле кунаклары- районыбызның төрле өлкәләрендә эшләүче  хатын-кызларыбыз, районыбызның ак яулыклы апалары   иде. Ак яулыклы әниләребез, әбиләребез, районыбызның уңган хатын-кызлары  район Башлыгы Ф.М.Камаевның котлавын кабул итеп алды. Җыр-биюләргә уралып барган әлеге чарада “ Ак калфак” район җәмгыятенең күргәзмәсе әзерләнде. Хатын-кызларыбызның үзләре әзерләгән  чәк-чәге, чиккән мендәрләре, сөлгеләре элеккеге милли традицияләребезгә алып кайтты.

Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә оештырылган «Пар канатлар» исемле клубында чираттагы очрашу, «ялгыз йөрәкләр» өчен оештырылган «Дискотека 80-х» булып узды. Клуб җитәкчесе Гыймаева Лена белән берлектә яшьләр бүлегендән диск-жокей Ильнур, мавыктыргыч программаны, клуб әгъзалары белән әңгәмәләр үткәрделәр. Беркем дә калмады ваемсыз, һәм үз парымны очратырмын дигән өмет яңадан йөрәкләрдә яктырды.

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 369 сабый теркәлде: 196 малай һәм 173 кыз. Иң кечкенә бала 1160, ә иң зуры – 4960 грамм.  Иң яшь анага – 16, иң өлкән анага 43 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр Елизавета, Амина, Тимур, Кира, Виктория, Самир, Аскар, Камилла, Амалия. Сирәк очрый торган исемнәр: Рем, Касым, Эмир, Эльбрус, Салих, Герман, Эсмина, Фатима, Гулина, Сюмбель.

Әтнә муниципаль районы Күлле Киме авыл җирлеге авыл мәдәниять йорты белән берлектә 2016 елның 7 март көнне гаилә конкурсы булып узды. Конкурста Гиниятовлвр, Газимовлар, Хәмитовлар гаиләләре катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне дә билгеләделәр. Бу чара барлык катанашучыларга да, тамашачыга да бик ошады.

Бәйрәмне Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюро ачып җибәрде.Ул барлык әниләрне, гүзәл затларны, хатын- кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына рәхмәт һәм ихтирам сүзләре белдерде. Традиция буенча, чара гүзәл затларның иңнәренә ак яулыклар салудан башланды.  Балалар иҗаты үзәге, үзәк китапханә һәм музей  әзерләгән күргәзмәләр, мул чәй табыны, чәчәкләр һәм чын күңелдән әйтелгән котлау сүзләре, бәйрәм концерты – барысы да гүзәл затларга багышланды.

  2016 елның 7 нче март көнендә Саба районы Иске Икшермә авылында яшәүче Камил Якупов узенең 90 яшьлек юбилеен каршылады, Камил ага узенең яшь вакытларын горурлык белән искә ала. Юбилярны котларга район җитәкчелеге, җирле үзидарә башлыгы килгән иде, алар үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 2016 нчы елның 7 нче март көнендә Саба районы мәдәният бүлегендә җитәкчеләр катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булып узды. Әлеге чарага районыбызның төрле өлкәләрендә эшләүче ханымнар чакырылгын иде. Кадерле әниләребезне Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Гасимов тәбрикләде.

Буа районы Иске Тинчәле авылында  50, 60 ел бергә кичергән парларны котладылар. Әлеге "Пар канатлар кирәк очарга" дигән кичә җанлы узды. Анда 50, 60 ел бергә яшәгән парларны авыл һәм район җитәкчеләре котладылар. Районның һәвәскәр җырчылары Фәния Исхакова, Ленар Салихов үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International