Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 369 сабый теркәлде: 196 малай һәм 173 кыз. Иң кечкенә бала 1160, ә иң зуры – 4960 грамм. Иң яшь анага – 16, иң өлкән анага 43 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр Елизавета, Амина, Тимур, Кира, Виктория, Самир, Аскар, Камилла, Амалия. Сирәк очрый торган исемнәр: Рем, Касым, Эмир, Эльбрус, Салих, Герман, Эсмина, Фатима, Гулина, Сюмбель.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 158 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 19 ел, иң олы кияүгә – 64, каләшкә – 66 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.