Хатын кызлар көне бәйрәме алдыннан Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә яңа гаилә теркәлде. Бу гаилә башкалардан аерылып тора, чөнки кияү кешегә 74, кәләшкә 72 яшь. Алар язылышу көннәрен үзләренең бергә яши башлаган көнгә туры китереп билгеләделәр. Нәк 50 ел элек алар гаилә булып яши башлаган. Нишләп шулай озак язылышмыйча яшәдегез дигәч, мин шул көннән бирле карап йөрдем дип җавап бирде егет. Тормыш булгач төрле хәлләр була шул!