Нурлат шәһәр Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап узган чарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” конкурсы җиңүчеләрен котладылар

2016 елның 7 марты, дүшәмбе

Бәйрәмне Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюро ачып җибәрде.Ул барлык әниләрне, гүзәл затларны, хатын- кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына рәхмәт һәм ихтирам сүзләре белдерде. Традиция буенча, чара гүзәл затларның иңнәренә ак яулыклар салудан башланды.  Балалар иҗаты үзәге, үзәк китапханә һәм музей  әзерләгән күргәзмәләр, мул чәй табыны, чәчәкләр һәм чын күңелдән әйтелгән котлау сүзләре, бәйрәм концерты – барысы да гүзәл затларга багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International