Әлеге тантананың мәртәбәле кунаклары- районыбызның төрле өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларыбыз, районыбызның ак яулыклы апалары иде. Ак яулыклы әниләребез, әбиләребез, районыбызның уңган хатын-кызлары район Башлыгы Ф.М.Камаевның котлавын кабул итеп алды. Җыр-биюләргә уралып барган әлеге чарада “ Ак калфак” район җәмгыятенең күргәзмәсе әзерләнде. Хатын-кызларыбызның үзләре әзерләгән чәк-чәге, чиккән мендәрләре, сөлгеләре элеккеге милли традицияләребезгә алып кайтты.