Бүген, 9 нчы март көнне Мамадыш район башлыгы җитәкчесе урынбасары Ришат Сәмигуллин райондагы демографик ситуация сораулары буенча авыл җирлекләре башлыклары белән җыелыш үткәрде.
Якындагы ял көннәрендә, Чернобровкиннар гаиләсендә мөһим вакыйга булачак. Бәйрәм табыны артына, 60 яшьлек уртак тормыш итү юбилее уңаеннан, Семен кызы Анна һәм Максим улы Владимирның якыннары, туганнары җыелачак. 1956 елның 15 нче март көнендә ир белән хатын никахларын теркәделәр, ә бүген алар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.Кама аланы өчен Чернобровкиннар гайләсе – чын бриллиант, үрнәк гаилә.
2016 елның 09 март аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы биш гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Кама” исемендәге коммерция банк җитәкчесе Рамил Гыймулла улы Гыйсматуллин катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.
19 февраль көнне Баулыда яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, Мөслимә Халиловна Мифтиева 90 яшен билгеләп үтте. Туганнары белән юбилярны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары М. Г. Хасиятуллин һәм Шалты авыл башлыгы З. Х. Фәтхуллин дә котладылар.
«Гомер үткәне сизелми дә калды, ничә генә яшьтә булсаң да йөрәк бер дә картаймый икән», – дип каршы алды безне Каратун бистәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйрулла абый Шәвәлиев. Тормыш иптәше Дилшат апа белән аларның парлы гомер итеп бер сулышта, бер уртак омтылыш белән яшәүләренә 10 мартта 60 ел булды. Шәвәлиевлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында “Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Баулы шәһәрендә яшәүче, балалар сәнгать мәктәбе директоры, Зөлфия Таһирова да булды. Ул "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият" номинациясендә җиңү яулады. Барлык җиңүчеләргә дә, мактаулы диплом һәм чәчәкләрдән тыш, республика президенты акчалата сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Сигезенче март алдындан Азнакай ЗАГС бүлеге “Гөлчәчәкләр көне”, гаиләдә 10 ел бергә гомер иткән парлар белән кичә уздырды. Бу парларны администрация вәкилләре, “Ак калфак” һәм “Пар канатлар” клуб әгъзалары, ЗАГС бүлеге җитәкчесе һәм белгечләре, “Ак барс” банк вәкилләре котладылар.
Язның беренче бәйрәме халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә Лаеш шәһәре балалар тудыру йортында кечкенә сабый – кыз бала Софья туды. Бу могҗизадан соң җир йөзе яктырып, җылыныбрак китте, нәни кызчык тууы хөрмәтенә күк йөзендә тагын бер йолдыз кабынды.
“Кадерле ветераннарыбыз” дип исемләнгән Республика проектының икенче этабы кысаларында “Бердәм Россия” Партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Невметов Ленар Минзалтдинович белән берлектә “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе”җирле бүлеге җитәкчесе Евсеев Максим Олегович һәм “Картлар һәм инвалидлар өчен Тәтеш интернат йорты” активистлары районга чыктылар. Алар тыл эшчәннәрен язның беренче бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Котлаулардан соң бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.Тыл эшчәннәре активистларга үзләренең тормыш юллары турында сөйләделәр һәм яшь буынга төпле киңәшләрен бирделәр.
Халыкара хатын-кызлар көнендэ, 8 мартта Урта Комар авыл җирлегендә гүзәл затларны бәйрәм белән котлау һәм алтын юбилейлы гаилә парларын тәбрикләү уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә сигез үрнәк гаилә – Занькиннар Ишпай Садыкович һәм Люба Туктаровна, Афанасьевлар Николай Яковлевич һәм Сяськабей Хузиахметовна, Сабанаевлар Константин Сабанаевич һәм Варвара Григорьевна, Исанькиннар Федор Ишкельдинович һәм Замиля Ишмурзиновна, Павловлар Геннадий Александрович һәм Галина Семеновна, Тимофеевлар Петр Степанович һәм Наталия Андреевна, Григорьевлар Дмитрий Григорьевич һәм Сяськабей Туктамышевна, Ивановлар Иван Филлипович һәм Гильзямал Ислановна гаиләләре чакырылган иде.