Якындагы ял көннәрендә, Чернобровкиннар гаиләсендә мөһим вакыйга булачак. Бәйрәм табыны артына, 60 яшьлек уртак тормыш итү юбилее уңаеннан, Семен кызы Анна һәм Максим улы Владимирның якыннары, туганнары җыелачак. 1956 елның 15 нче март көнендә ир белән хатын никахларын теркәделәр, ә бүген алар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.Кама аланы өчен Чернобровкиннар гайләсе – чын бриллиант, үрнәк гаилә.
Кама аланы Башкарма комитеты бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова Чернобровкиннар гайләсен чын күңеленнән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, җан рәхәте һәм озын гомер теләде.