Картаямыни соң йөрәк?

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

«Гомер үткәне сизелми дә калды,  ничә генә яшьтә булсаң да йөрәк бер дә картаймый икән», – дип каршы алды безне Каратун бистәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйрулла абый Шәвәлиев. Тормыш иптәше Дилшат апа белән аларның парлы гомер итеп бер сулышта, бер уртак омтылыш белән яшәүләренә 10 мартта  60 ел булды. Шәвәлиевлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Хәйрулла абый белән Дилшат дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улларын яшьли югалталар алар. Бүген онык-оныкчыклары шатлыкларына сөенеп яшиләр. Бу бәхетле парларны бриллиант туйлары белән тәбрикләргә район хакимияте вәкиле Әлфәт Ялчибаев, Каратун ветераннар Советыннан Сания Салахуллина һәм Каратун авыл җирлеге башлыгы Ринат Бикчурин да килгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International