Сигезенче март алдындан Азнакай ЗАГС бүлеге “Гөлчәчәкләр көне”, гаиләдә 10 ел бергә гомер иткән парлар белән кичә уздырды. Бу парларны администрация вәкилләре, “Ак калфак” һәм “Пар канатлар” клуб әгъзалары, ЗАГС бүлеге җитәкчесе һәм белгечләре, “Ак барс” банк вәкилләре котладылар. 10 ел элек ничек булган, бүгендә кабатланды: туй маршы, туй үбеше, гөлчәчәк вальсы, шәм яндыру, гөлчәчәкләр бәйләме, дусларның котлаулары, туй фотогафиясе һәм старт бирелдә яңа бәхетле егерме еллыкларга.