Баулы шәһәрендә яшәүче Мөслимә апа 90 яшлек юбилеен үткәрде

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

19 февраль көнне Баулыда яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, Мөслимә Халиловна Мифтиева 90 яшен билгеләп үтте. Туганнары белән юбилярны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары М. Г. Хасиятуллин һәм Шалты авыл башлыгы З. Х. Фәтхуллин дә котладылар.

Лаеклы ялга чыкканчы ул  Шалты авылында колхозда эшли. Аның хезмәт стажы  кырык ел. Мөслимә апа өч бала тәрбияләп устерә, хәзер инде ул алты оныгы һәм сигез оныкчыгына сөенеп яши. Юбилярга Россия Президенты  В.В. Путин исеменнән открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International