Язның беренче бәйрәме халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә Лаеш шәһәре балалар тудыру йортында кечкенә сабый – кыз бала Софья туды. Бу могҗизадан соң җир йөзе яктырып, җылыныбрак китте, нәни кызчык тууы хөрмәтенә күк йөзендә тагын бер йолдыз кабынды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы төстә бала тууын теркәделәр һәм бәхетле әтигә, Чуркин Александрга туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.