Кукмара районында алтын юбилейлы гаилә парларын тәбрикләү

2016 елның 8 марты, сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көнендэ, 8 мартта Урта Комар авыл җирлегендә гүзәл затларны бәйрәм белән котлау һәм алтын юбилейлы гаилә парларын тәбрикләү уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә сигез үрнәк гаилә – Занькиннар Ишпай Садыкович һәм Люба Туктаровна, Афанасьевлар Николай Яковлевич һәм Сяськабей Хузиахметовна, Сабанаевлар Константин Сабанаевич һәм Варвара Григорьевна, Исанькиннар Федор Ишкельдинович һәм Замиля Ишмурзиновна, Павловлар Геннадий Александрович һәм Галина Семеновна, Тимофеевлар Петр Степанович һәм Наталия Андреевна, Григорьевлар Дмитрий Григорьевич һәм Сяськабей Туктамышевна, Ивановлар Иван Филлипович һәм Гильзямал Ислановна гаиләләре чакырылган иде. Урта Комар җирлеге Башлыгы Исынбаев Ю.И. аларны ихлас күңелдән котлап, истәлекле таныклык һәм бүләкләр тапшырды. Чара җирле талантлар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International