Ямьле язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Мөслим районы ГХАТ бүлегендә ике искиткеч пар - Илмир һәм Алисә Яббаровлар, Руслан һәм Регина Закировлар үз гаиләләрен кордылар. Яшь парларга беренче гаилә документлары - өйләнешү турында таныклык тапшырылды, аны алтын туйга кадәр саклау бурычы йөкләнде.
ГХАТ бүлегенең баш белгече Д.М. Шакирова барлык катнашучы хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, язгы кәеф теләде.