6 мартта 14:00 дән 16:30 кадәр нык гаиләне пропагандалау акциясе үтте. Монда профессиональ психолог Алексей Алексеевич Козлов катнашында интерактив программа оештырган иде; 150 дән артык кеше катнашты; акөия вакытында туй стилендә фотозона эшләде, иң яхшы фотога конкурс игълан ителде, җиңүчегә чәчәк бутигы “Li-Li”дән бүләк.
“Казан” гаилә үзәгенең түбәсенә менү, анда фотога төшү, оештыручылардан сюрпризлар булды. “Гаилә алтыннан кыйммәтрәк” дип 150 һава шарын күккә очырды.
Акция 3 көн – ОАО КМПОда, Бауман урамында, “Казан” Гаилә үзәгендз үтте, анда 500ләп кеше катнашты.