5 март көнне "Казан" гаилә Үзәгендә зур тантана - Геннадий Николай улы һәм Надежда Николай кызы Мусаевларның рубин туйлары узды

2016 елның 5 марты, шимбә

        Юбилярлар бергә мәктәптә укыганнар, кечкенәдән яхшы дуслар булганнар. Алар 1971 елда очраша башлыйлар. 1972 елда Геннадий армияга хезмәт итәргә китә. Ике ел гашыйклар хатлар аша аралашалар.
        Хезмәте тәмамланганнан соң яшь Геннадий һәм Надежда очрашуларын дәвам итәләр. 1976 елда Геннадий яраткан кызына тәкъдим ясый. 1976 елның 5 мартында  яшьләр  язмышларын бергә бәйлиләр.

Мусаевлар ике кыз - Светлана һәм Натальяны тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер юбилярлар бәхетле ата-аналар гына түгел, ә кайгыртучан дәү әти һәм дәү әни дә, аларның дүрт оныклары бар: Илья, Аделина, Богдан һәм Кәрим.
        Без юбилярларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм якты гаилә тормышы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International