Апас районы Бакырчы авыл җирлеге каршындагы “Әтиләр советы” оешмасы төзелде. 4 нче март көнне бу оешманың чираттагы утырышы булды. Әтиләр оешманың бурычлары белән таныштылар, рәисен, секретарен сайладылар. Шулай ук эш планы төзелде. Әтиләр яз айларында ук, бердәм төстә мәктәп яны территориясен төзекләндерүдә булышачакларын белдерделәр.