2016 елның 05 март ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Нафиковлар Минизагит Миннияр улы белән Слу Галимзян кызы гаиләсенең тууына 60 ел тулу уңае – Гәүһәр туй тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 60 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск районының Керкәле авылында рәсмиләштерәләр. Бергә яшәү дәверендә 2 бала үстерәләр. Бүгенге көндә оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә бик теләп катнашалар. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.