Бүген Баулы ГХАТ бүлегендә 29 февральда туган кыз бала теркәлде. Безнең район өчен бу сирәк була торган вакыйга. 2008 елны бу көнне Ислам исемле малай, 2012 елны Камилла исемле кыз бала туган булса, быел туган Ева бу гасырның 29 февральда туган өченче баласы булды.
Кәбисә елында туган балалар якыннарына бәхет һәм уңыш бүләк итүчеләр диләр. Ева нәкъ шундый булып үсүенә ышанып калабыз.