03 март көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Геннадий һәм Ирина Ивановлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Илья һәм Вероника дигән исемнәр бирделәр.