Ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

2016 нче елның  3 мартында Яңа Чишмә районының ГХАТ бүлегендә 3 гаиләгә  ана  капиталына сертификатлар тапшырылды. Бәйрәмдә, район Советы депутаты Н.И.Попкова ,пенсия фонды белгече О.А.Попкова, ГХАТ бәлеге җитәкчесе А.Р.Мирякупова  катнашты. Ольга Александровна ана капиталын тапшырып кына калмыйча, ана капиталын кайсы тармакларда кулланырга, сертификатны алу өчен кирәкле документлар турында сәйләде.Бәйрәмдә катнашучы әниләр ана капиталын законсыз куллану турында кисәтелделәр. Кичә ахырында әниләргә ана капиталын куллану буенча аерым консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International