Тантаналы рәвештә документлар тапшыру

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

3 нче март көннеТәтеш муниципаль районында Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталына сертификатлар һәм районыбызның яңа туучы гражданнарына туу турындагы таныклыкларны һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тантаналы рәвештә тапшыру оештырылды.

Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова 6 әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. “Автоградбанк” өстәмә офисы башлыгы И.В.Гавчева әти-әниләрне “Автоградбанк”аша ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды. Әлеге чарага авыл җирлеге Башлыкларын да чакыру матур традициягә әйләнде. Бакырчы һәм Килдеш авыл җирлекләре Башлыклары И.М.Шамсутдинов һәм В.С.Исаев авылдашларын сабыйлары тууы белән котладылар һәм истәлекле сувенирлар тапшырдылар.

 Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г.Зубова 14 яше тулган укучыларга РФ нең төп документы паспортлар тапшырды һәм аларга паспортны саклап тотарга, зур көчле илнең гражданнары булулары белән горурлануларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International