2 март көнне, Бикүле авылында яшәүче тыл ветераны Нурҗиһан Хәлиуллина өендә 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Район башлыгы Равил Кузюров тыл хезмәтчәнен туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм бүләкләрен тапшырды. Нурҗиһан Шәймәрдан кызы сугыш елларының күп михнәтләрен үз җилкәсендә татуга карамастан, 90 яшьлеген сәламәтлек һәм көр кәеф белән каршы ала. Юбилеенда да түзеп тора алмады, район башлыгын ишектән чыгып үзе каршы алды, кайнап торган самавыр янында үткән тормышы турында сөйләде, хатирәләрен барлады. Бикүле авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков исә авылның акъәбисен  архивчыбыз дип атый. Чөнки әбинең хәтере бүген дә бик әйбәт, барын да хәтерли әле. Нурҗиһан Хәлиуллина тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә улы белән иркен йортында гомер кичерә. Ә туган көне белән котларга килгән һәркемгә олы рәхмәтләре белән изге теләкләрен дә җиткерде юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International