Гаиләсендә бәхетле булган кеше генә, гомумән бәхетле була. Әлеге гади генә сүзләр эченә кеше тормышының чын мәгънәсе салынган.
2 март көнне Зур Торма авылында яшәүче Рәшит һәм Хәдия Хисиевлар гаиләсе үзләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу көнне алар туганнарыннан, якыннарыннан һәм район җитәкчеләреннән котлаулар кабул иттеләр.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов исеменнән котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырды, шулай ук юбилярларга алга таба да бергәләп озын гомер кичерүләрен теләде.