2016 елның 3 март көнендә Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре Бөек Ватан Сугышы ветераны Заборниковны Туган Көне белән котладылар.
91 яшендә булуына карамастан, Евладий Кирилл улы кунакларны ачык күңел белән каршы алды. ГХАТ Идарәсе коллективын шушы искиткеч, чын ватанпәрвәрлек, әхлаклылык үрнәге булган, сугышчан һәм хезмәт юлын үткән кеше белән ныклы дуслык бәйли.
Әңгәмә вакытында, чәй табыны артында, ветеран сугыш батырлыгы хатирәләре белән уртаклашты һәм хәрби тормышның якты мизгелләрен искә төшерде.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре, үз чиратында, чын күңелдән Евладий Кирилл улын Туган Көне белән котладылар һәм бүләк тапшырганда, ныклы сәламәтлек, озын гомер күңел тынычлыгы теләделәр. Шулай ук, белгечләр ветеранның тормыш иптәшен – Нина Тимофей кызын, сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләп, якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.