Торгызу медиациясе - гаиләдәге проблемалар лабиринтыннан чыгу юлын табу - февраль аена йомгаклар

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Ел башынннан Казан ГХАТ идарәсендә  балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге психолог-медиаторы аерылырга теләуче парлар белән очрашулар уздыра. “Гаиләне саклыйк» программасы аерылышуларны кыскартуга юнәлдерелгән. Бу проект эшли башлаганнан бирле анда 62 пар катнашты, 40 пар гаиләләрен саклап калырга булдылар, шул исәптән январь аенда – 15 пар, февраль аенда – 25 пар. Конфликттан чыгунын бердәнбер юлы – аерылышу дигән карарга килгән 15 пар гариза бирудән баш тарттылар.

Әгәр сезнен гаиләгез таркалу алдында торса - ГХАТ бүлекләрендә эшләүче психолог-медиатор белән индивидуаль очрашуга чакырабыз. Очрашуга язылу өчен телефон: 2229083, 2683877

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International