90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районында яшәуче Хайбуллин Ханафий Миннебай улын котладылар

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Котладылар Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Ильшат Рәхимҗан улы һәм район Глава урынбасары Габидуллин Газинур Аүхәт улы.

Ханафий Миннебай улы 02.03.1926 елда Иске Барыш авылында туа. 1958-1971 һәм 1976-1986 елларда “Уңыш” колхозында эшли. 1951 елда өйләнә.Тормыш иптәше белән 2 ул үстерәләр. Пенсиягә 1986 елда чыга. Хәзерге вакытта үзе генә тора. Улы Буа шәһәрендә тора. Авылда күршедә генә племяннигы тора, кергәләп хәлләрен белеп йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International