Язның беренче көнендә дөньяга килгән Миңнезөһә әби Байкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Шулай ук ҖЧО “Свияга” АХП вәкиле белән Болгаер авыл җирлеге башлыгы да изге теләкләрен җиткереп бүләкләрен бирделәр.